Untitled Document

Көннәр сере

Чәршәмбе – бик аз гына йомшаклык көне. Бу күгәрченнән гайре җан ияләренең бәхетсезлек һәм шомлану көне. Гавиҗ, Фиргавен, Нәмруд, Гаад, Сәмүд кавеме бу көндә һәлак булалар. Юныс пәйгамбәрне бу көндә балык йота, Ибраһим пәйгамбәрне Нәмруд ләгыйн утка сала, Йосыф пәйгамбәр бу көндә зинданга утыртыла. Бу көндә тырнак кисмәк бөтенләй ярамый.

Пәнҗешәмбе. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә нурны вә нәрны, җәннәтне вә җәһәннәмне шушы көндә яралткан. Шәригать әл-Ислам тәгьлимәте буенча бу көн Таләбүль-хаҗәт көне дип санала. Ягъни кылган догаларың кабуллыкка ирешү көне (ихлас күңелдән кылына торган булса).

Хәзрәте Рәсүл галәйһиссәлам бу көндә Мәккәне, Муса галәйһиссәлам Мисырны ача. Йосыф галәйһиссәләм Мисырга падишаһ була. Озак еллардан соң атасы Ягъкуб белән шушы көндә күрешәләр. Исмәгыйль галәйһиссәлам бу көндә дөньяга килә, һәркем бу көннең икенде белән ахшам намазы арасында тырнак киссә, тәненнән рәнҗү китәр, шифа булыр.

Хак Тәгалә барчабызга да кылган гамәлләребезнен әҗер савабын әйләсен.