РАМАЗАН СӘХИФӘЛӘРЕ
Рамазан аенда ураза тотмак, фитыр садакасы бирмәк һиҗрәтнең икенче елында фарыз була.
Шул ук елда Рамазанның 17 нче көнендә Бәдер диген авыл янында мөшрикләр белән каты сугыш булып, мөшрикләр җиңелә.
Һиҗрәтнең кырыгынчы елында Рамазанның 17 нче көнендә Габдрахман бин Мәлҗим хәзрәте Гали Кәрамәллаһә вөҗһәһү иртә намазына барырга чыккач, агулы кылыч белән аркасына чаба. Алтмыш өч яшендә кылыч җәрәхәтеннән хәзрәте Гали вафат була.
РАМАЗАН АЕНЫҢ ТӘСБИХЛӘРЕ: Беренче 10 көндә – “Аллаһүммәрхәмләнә җәмигән”; икенче 10 көндә – “Аллаһүммәгъфирләнә җәмигән”, өченче 10 көндә – “Аллаһүммә әгътыйколәнә җәмигән”.