Динебез – Ислам
“Менә шулай итеп, Без сезне кешеләр кылган гамәлләргә шаһит булсыннар дип, арадашчы олуг өммәт иттек. Рәсүлебезне дә сезнең тугры юлда булуыгызга шаһит булсын дип җибәрдек... Шик юк ки, Аллаһ кешеләргә чиксез мәрхәмәтле һәм рәхимле” (“Бәкара” сүрәсе, 143 нче аять). Аять җәлилә ап-ачык күрсәтәдер ки: алдынгы өммәт булу – яхшылыкларны тарату, яманлыкларны бетерү, Аллаһуга иман итүгә бәйледер. Әйе, хәерле өммәт – изгелекле, иманлы җәмгыятьтер. Иманнан мәхрүм милләтләр, күрер күзгә бер тупламлы кебек булса да, дөреслектә аермалыклар эчендә таркалып, һәлак булучылар. Шуның өчендер ки: без, Мөхәммәд өммәте, хакыйкатьнең тәртип низамы, изгелекнең хәбәре, яманлыклар дошманы, гаделлекнең дастаны, инсани хөкемнәрнең иманы булу тәкъдирендәбез.