Untitled Document

САЛАВАТ ӘЙТҮ

Салават шулай әйтелер: “Аллаһүммә солли галә сәййидинә Мөхәммәдин вә галә әли сәййидинә Мөхәммә” (“Аллаһым, пәйгамбәр әфәндебез Мөхәммәдкә (галәйһиссәлам) һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйлә”).

Салаватны шушы урыннарда һәм очракларда әйтергә кирәк:

1) Мөхәммәд пәйгамбәрнең исемен ишеткән саен;

2) Пәйгамбәр әфәндебезнең исеме язылган яки укылган мәлдә;

3) Намаз кылганда соңгы утырышкәгъдәдә;

4) Берәр нәрсәне онытып, табарга тырышканда;

5) Мөбарәк Шәгъбан аенда;

6) Мәчеткә яисә намаз кылына торган җиргә кергәндә;

7) Азанны тыңлап беткәч;

8) Җомга төнендә вә көнендә;

9) Исәнләшкән вакытта;

10) Гөнаһларны искә алганда;

11) Намаз алдыннан һәм укып бетергәч.