Untitled Document

Ислам һәм кеше


Кеше – җанлылар дөньясының иң гүзәл һәм иң мөкәммәл үрнәгедер. Андагы үзенчәлекләр һичбер җан иясе белән чагыштырылмаслык кадәр үзгәрүчән, күзләренең нурын алырлык хәлдә балкышлыдыр.
Кеше 900 мең төрле җанлылар эчендә гаҗәеп көнкүреш җыйланмаларын эшләүче, галәмнең серләрен өйрәнүче һәм аның эчендә үрчеп яшәгән бердәнбер заттыр. Кеше дә, башка җан ияләре кебек, туар, үсәр һәм үләр. Әмма ул туплам-туплам, җәмгыять булып яшәр. Гомер кичергәндә табигать кануннарына, бәхетле булыр өчен – дин һәм җәмгыять кагыйдәләренә буйсыну тәкъдирендә булыр.
Кеше – саны буенча йөз меңнәрчә булган мәхлукларның бер төре түгел. Ул яратылганнарның иң өстене, галәмнең кардәшедер. Әмма ул өстенлеккә лаек булган кадәр, түбәнчелекләргә дә төшәр. Хак Тәгалә кешене кыяфәтләндергәннән соң, аңа яхшылыклар һәм начарлыклар кабилиятен дә биргән. “Шәмс” сүрәсенең 7-8 аяте шуны раслый.

Бүген Уфа вакыты белән 00:31дә иҗтима булачакБүген һилал әүвәл Тын дәрьясы уртасында күренә башлаячак.