Untitled Document

Гыйльме-хәл китаплары


Иман вә игътикад тәңгәл нәрсәләр. Аларны аңлаткан киң вә тирән гыйлемгә “Кәләм гыйлеме” диелер. 
Кәләм гыйлеме галимнәре бик бөек кешеләрдер. 
Кәләм китаплары да бик күптер. Бу китапларга “Гакаид китабы” дип тә әйтелер. 
Гамәл итү, ягъни йөрәк вә тән белән кылына вә саклана торган нәрсәләргә “Ислами хөкемнәр” яки кыскача “Исламият” диябез. 
Тән-бәдән белән кылынган ислами хөкемнәрне өйрәткән гыйлемгә “Фикыһ гыйлеме” диелер. Дүрт мәзһәбнең кәләм китаплары бер төрле булса, фикыһ китаплары аермалыдыр. Халык өчен, ягъни дини белеме булмаганнар өчен язылган һәм һәр кешенең белүе, инануы вә кылуы тиешле нәрсәләрне аңлаткан китапларны “Гыйльме-хәл” дип атыйлар. Динен белгән, сөйгән вә кайгырган мөбарәк кешеләр гыйльме-хәл китапларын алып, балаларына өйрәтүе һәр мөселман өчен зур вазыйфа булып тора. Үзләренә дин кешесе исемен таккан вә бизәкләрен аскан җаһил, адашкан кешеләр сүзләреннән вә язмаларыннан дин өйрәнү – үзеңне җәһәннәмгә ату димәктер.