КАНӘГАТЬЛЕК – БАЙЛЫК ДИМӘКТЕР
Үз насыйбыннан канәгатьлек тапкан кеше – иң бәхетле адәмдер. Күңел ризалыгы – тормыш кояшының челләсеннән саклый торган җиләс күләгә кебек. Күпме кешеләр гомер буе кеше малына кызыгып, үзләренә килгән күпме нигъмәттән сукыр булып яшиләр. Кеше байлыгын күрү күңелдә көнчелек һәм дошманлык тудырса, үз кулыңдагысын күрә белү канәгатьлек һәм рәхмәтлелек булдыра. Канәгатьлек нигъмәтенә ирешмәгән кешегә күпме генә байлык өстәсәң дә, ул һәрвакыт фәкыйрь-мескен булып кала. Әгәр нәфесенә кол булган кешегә җир шарының яртысын бүлеп бирсәң, аның беренче соравы: “Ә икенче яртысы кемгә?” – була. Бөтен җирне кулына тоттырсаң, аның күзләре айга юнәлә.
Риза хәзрәт әйтә: “Аллаһы Тәгалә бүлеп биргән өлешкә риза булу, әлбәттә, зур байлык. “Канәгатьлек – бетмәс байлык”. Берәр әгъзаларына яки гаилә эчендәге кешеләргә бәла-каза килсә, “юк, юк”, – дип зарланып, сукранып йөрүчеләр шул вакытта үзләренең күпме нигъмәт эчендә булып та, кадерен белмәгәнлекләрен таныйлар вә үзләренең элек зарланып йөргәннәренә үкенәләр”.
Чыннан да, кайвакыт тормыштан зарланып йөрисең дә, Аллаһ башыңа шундый сынау биреп куя, ирексездән: кичәге тормышларым ничек рәхәт булган икән, дип авырсулап куясың.
Канәгатьлек – байлык һәм азатлык, канәгатьсезлек – мәңгелек фәкыйрьлек һәм коллыктыр.