АКЫЛ ИКЕ ТӨРЛЕ
Акыл гадәттә ике төрле була: сәлим һәм дә сәкыйм. Сәлим акыл һич ялгышмас, хата эшләмәс. Пәшәманлыкка илткән бер хәрәкәттә дә катнашмас. Төшенгән нәрсәләрдә аслан тайпылмас. Тик тугры вә соңы яхшы эшләрдә катнашыр. Дөрес уйлар һәм дөрес юлдан йөрер. Мондый акыл фәкать пәйгамбәрләр (галәйһимүссәлам)дә генә булыр. Һәр башлаган эшләрендә тәүфыйклы булырлар. Аларның акылына якын сәхәбәләр, тәбигыйн вә тәбге-тәбигыйн вә дин имамнарының (ризвануллаһи галәйһим әҗмәгыйн) акылларыдыр. Шуңадыр алар яшәгән чорда Ислам дине бик киң тарала, мөселманнар ишәя. Тарихны өйрәнгән кеше моны бик яхшы белер.
Сәкыйм акыл исә әүвәлдә зикер ителгән акылның тискәреседер. Төшенгән уйларында, эшләгән гамәлләрендә ялгышырлар. Барысы да кайгы, михнәт, пәшәманлыкка дучар булыр.
Бу ике акыл төре арасында төрле дәрәҗәләр бардыр. Шул да мәгълүм булсын ки, мөэминнәрнең дини вә дөньяви акыллары булган кебек, кяферләрнең дә дини вә дөньяви акыллары булыр. Кяфернең дөнья эшләренә бәйле акылы дини акылыннан өстен булып, мөэминнәрнең ахирәткә бәйле акыллары өстенлек итәр. Фәкать бу хәл дәвамлы булмас. Дөнья үтәр, китәр. Фани эшләр вә дөньяга яраган акыл дәвамлы булган, ахирәткә яраган акылдан кыйммәтлерәк була алмас.