ХАТЫН-КЫЗ КАДРИЯТЛӘРЕ (азагы)
Раббыбыз Аллаһ Коръән Кәримдә:
“Хатыннарыгызга яхшылык белән мөгамәләдә булыгыз, алар белән гүзәл тормыш кичерегез”, – дип боера (“Ниса” сүрәсе, 19нчы аять).
Сөекле пәйгамбәребез хатын-кыз мәсьәләсенә кагыларак болай белдерә:
“Берегез дә хатыннарыгызга нәфрәт итмәсен”;
“Шуны яхшы белегез ки, хатыннар каршында сезнең хакларыгыз булган кебек, хатыннарның да сезнең каршыгызда хаклары бар”;
“Мөэминнәрнең иманда иң өстен булганы – әхлагының иң яхшы булганыдыр, вә хәерле булганнарыгыз да хатыннарыгызга карата хәерле булганнарыгыздыр”;
“Җәннәт – аналарның аяк астындадыр”;
“Кытайда булса да гыйлем алыгыз, чөнки гыйлем хатыннарга да, ирләргә дә фарыздыр”.
Шуның өчен дә хатын-кызларыбызга лаеклы хөрмәт күрсәтү, аларга яхшылык белән мөгамәлә итү, аларның хакларын тану, киләчәктә ана булачак кызларыбызның укымышлы вә тәрбияле булулары хакына тиешле чаралар башкарып, аларны кадер-хөрмәт иясе булган ана вазыйфасына хәзерләү – безнең мөкатдәс бурычыбыздыр.