КҮП КӨЛҮ КҮҢЕЛНЕ ҮТЕРӘ
Көлү һәм елау – Аллаһының нигъмәтләре. Әлбәттә, әлеге хәдистән: көлү – хәрам, көлмәгез! – дип аңларга ярамый. Һәркемгә, һәр эштә күркәм үрнәк булган пәйгамбәребез шат күңелле булды, ул үзенең сәхабәләре белән көлә, вакыты-вакыты белән шаяра да.
Бервакыт, пәйгамбәр янына бер карт әби килә һәм: “Минем өчен җәннәт сорап дога кыл әле”, – ди. Пәйгамбәр аңа: “Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр”, – ди. Әлеге сүзләрне ишетеп әби елап җибәрә. Шулвакыт, пәйгамбәр көлеп, аның җәннәткә карт әби булып түгел, бәлки яшь кыз булып керәчәген әйтә.
Пәйгамбәребезнең сәхабәләре дә үзара шаярышып, көлешеп яшиләр. Корырак холкы белән танылган Гомәр дә гаиләсенә, хатыны-баласы янына кайтса, сабый балага әйләнә торган була. Ул: “Без урамда арысланнар булсак, өйдә куяннар булдык”, – ди. Бүген күп “ирләр” өйдә арыслан булып йөрсәләр, урамга чыккач йомшак куянга әйләнәләр.
Гомәр еш кына дуслары белән сөйләшеп утырганда илһамланып шигырьләр дә сөйләп ала, көлгәндә утырган җиреннән артка егылып китә торган була. Динебез безгә җимерек чырай, җыерылган каш белән, баш-аяк кайгыга чумып яшәргә кушмый. Киресенчә, пәйгамбәребез Аллаһтан кайгы һәм күңел төшенкелегеннән сакла, дип дога кыла торган булган.