Untitled Document

ХӘМЕР САТЫЛГАН КИБЕТЛӘРДӘН НӘРСӘ ДӘ БУЛСА САТЫП АЛУ МӨМКИНМЕ?

Билгеле булганча, хәмерне тик эчү генә түгел, аны сату, сатып алу һәм ташу да хәрам гамәлләрдән. Шулай булгач, хәмер, отыш уеннар, риба кебек хәрам юллар белән мал җыярга теләгән кешеләрне тыю максаты белән, алардан бернәрсә дә сатып алмау – мөселман кешенең вазыйфасыдыр. Хәмер сатылган бер кибетнең янында хәмер сатмаган башка кибет бар икән, мөселман кеше, әлбәттә, кирәк-яракларын икенчесеннән алыр. Мондый гамәл хәмер белән сәүдә итүче кешеләрне бу эштән ваз кичәргә этәрергә мөмкин.

Мөселманнарның бу мәсьәләгә әһәмият биргәннәрен күргән кайбер сатучыларның хәмер сатмаганнарын игълан итүләре бик мөһим үзгәреш, димәктер.

Ләкин бу арада кайбер кирәксез гамәл кылуларның да дөрес булмаганын әйтергә кирәк. Мәсәлән, хәмер сатучы бер кибеттән үзенә кирәк бер әйберне сатып алган күршесенә яман карап, аны мөселман санамау дөрес булмас. Чөнки хәмер сатылган кибеттән нәрсә дә булса сатып алу хәрам түгел. Шуның өчен сатып алынган әйбер хәләлдер. Моннан тыш, хәмер сатмаган бер кибетче табылмаска да мөмкин. Шуңа күрә, хәмер сатылган кибеттән нәрсә дә булса сатып алган кешегә кырын күз белән карау, яманлау дөрес эш түгел.