ИМАМ РАББӘНИ ҺӘМ УКЫТУ
Имам Раббәни хәзрәтләре туган шәһәре Сәрһәндкә килгәч, гыйлем вә әдәп өйрәтергә, шәкертләрен рухи югарылыкка җитештерергә керешә. Шөһрәте һәр тарафка таралып, һәр яктан гашыйклары, гыйлем таләбәләре аның гыйлеменнән вә фәезеннән файдаланырга, дип җыела башлый. Шәкертләренә “Шәрхе Мәвакыйф”, “Ысулы Пәздәви”, “Һидая”, “Бәйдәви тәфсире”, “Сахих Бохари”, “Мишкәте мәсабих”, “Гаварифүл-мәгариф” ... кебек бәгъзе дин китапларын дәрес буларак камил бер шәкелдә укыта.
Гомеренең соңгы заманнарында дәхи шәкертләренә гыйлем тәхсыйлен еш-еш әмер итәр, моңа бик нык игътибар бирер. Һәрберсенең калебен гыйлем вә нур илә тутырып, Мөхәммәд (галәйһиссәлам) динен җанландыра вә куәтләндерә. Замана патшаларын, вәли, командир, галим вә хакимнәрен нык тәэсирле хатлар белән дингә, сөннәте сәниягә җәлеп итеп, күп галим һәм вәли җитештерә.