ИМАМ РАББӘНИ ТУРЫНДА ЯЗУЧЫЛАР
Имам Раббәнинең хәяты, гыйльми шәхсияте, хезмәтләре, гаиләсе, туганнары, шәкертләре турында күп кенә китап, мәкалә, энциклопедик мәкалә, магистр вә доктор диссертацияләре язылгандыр.
Остазлары һәм шәкертләре аны бик нык мактаганнары кебек, заманасында һәм соңгы чорларда яшәгән галимнәр дә аның турында бик яхшы язганнар.
Мөхәммәд Хашими Кәшми/Кыйшми тарафыннан Имам Раббәни хәзрәтләренең тәрҗемә-и хәле фарсы телендә “Бәракәт” яки “Мәкамәт-и әхмәдия” яисә “Зөбдәтүл-мәкамәт” исемнәрен йөрткән рисәлә языла (“Бәракәт” китабы 1977 елда Истамбулда басыла).
Әл-Горвәтүл-вөска Мөхәммәд Мәгъсүми Фәрукыйның оныгы (яки оныгының улы) Голями Мөхәммәд Мәгъсүминың шәкерте (яки оныгының оныгы) хаҗи Мөхәммәд Фазлуллаһ да (1238/1823), “Гомдәтүл-мәкамәт” исемле Һиндстанда басылган фарсы китабында бабаларының, ягъни Имам Раббәнинең, аның остазлары вә шәкертләренең тормыш юлларын тәфсилле итеп теркәп калдырган (бу хезмәт 1397 елда Кабул шәһәрендә вә 1416 (м. 1996) елда Истамбулда бастырыла).