Ризаэтдин бине Фәхретдин “Җәвамигул-кәлим” хезмәтендә яза:
"Өммәтемнең гөнаһлары гафу ителәчәк, мәгәр ачык рәвештә гөнаһ кылучылар гына моннан мәхрүм. Гөнаһны ачык кылучылар җөмләсенә шул кеше дә керә: кичәдә яшерен рәвештә гөнаһ кыла да, шул Аллаһы Тәгалә яшергән гөнаһысын иртә белән: "Иптәш! Кичә мин шулай кылдым, болай иттем", – дип үзе кылган гөнаһны кешегә сөйли, хәлбуки, ул гөнаһны кичәдә Аллаһы Тәгалә яшергән иде, әмма бу үзе көндезгә чыккач, Аллаһ тарафыннан куелган пәрдәне ертып, үзенең бозыклыгы белән мактана!"
Әгәр бәндәчелек белән гөнаһ кылгансың икән, инде тәүбә ит, аны кешегә сөйләп йөрмә! "Алладан яшермәгәнне бәндәдән яшерер хәл юк", – димә. Ул акылсыз кеше сүзе. Аллаһыдан яшереп булмый, әмма бәндәләрдән яшерергә мөмкин. Гөнаһны сөйләү, кешегә күчергеч күрсәтү, гөнаһ эшкә дәрт бирү була. Көн уртасында бөтен халык хозурында зур шәһәрләрдәге магазиннар, кибетләр талануга сәбәп, шул эшкә күчергеч булучылар һәм гөнаһны яшермәүчеләр икәнлеге мәгълүм. Әгәр Аллаһы Тәгалә пәрдәләгән булса, моның кадерен белергә, шөкер кылырга һәм уянып үкенергә тиешле. Аллаһы Тәгалә корган пәрдәне ерту көфран нигъмәт кылу була.