Untitled Document

КОРЪӘН КӘРИМ – МОГҖИЗАДЫР

Коръән Кәрим сансыз күп сыйфатларга ия, кешеләр дә күп чакта моны аңлауда гаҗизләрдер. Шулардан алтысы:

1. Игъҗаз вә бәлагатьтер, ягъни аз сүз белән, йомшак һәм ноксанлыксыз бер рәвештә күп нәрсәне аңлату;

2. Хәрефләре һәм сүзләре асылы белән гарәпнеке булса да, гарәп сүзләренә, шигырьләренә, хотбәләренә бер дә охшамый. Коръән – кеше сүзе түгел, ул Аллаһ сүзе. Кәләм-шәриф янында кеше сүзе тәрәзә ярчыкларның алмазга охшавы кебектер. Тел белгечләре моны бик яхшы белә һәм кабул итә;

  1. Кеше Коръәнне укыган саен ул аны йөдәтмәс, ә, киресенчә, уку теләген, мәхәббәтне артырыр гына. Хәлбуки, Коръән Кәрим тәрҗемәләрендә һәм башка шәкелле язмаларында аның мондый хасияте сакланмый;
  2. Үткән заман кешеләренең хәлләреннән билгеле вә билгеле булмаган күп мәгълүматны белдертә;
  3. Киләчәктә булачак әйберләргә ишарә итә. Аларның күбесе вакыты җитү белән генә мәйданга чыгачак;

Беркемнең дә һичкайчан да ничек кенә булса да белә алмаслык гыйлемне үз эченә туплаган. Аллаһы Тәгалә барча гыйлемне (әүвәленнән ахырына кадәр) изге Китап Коръәндә җыйган.