Untitled Document

ШӘМАИЛ ШӘРИФ. ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ

Инсаният җитәкчесе буларак, ул бер минутка да җәмгыятьнең әхлакый халәтен үз игътибар назарыннан кырга куймаган ки, өммәте чын әхлакый кыйммәтләрдән кырга тайпылмасын, тугры юлдан язмасын, дип  тырышкан.

Имам Гали (радыйаллаһү ганһү): “Ул бер минутка гына да кешеләрнең ялгышуларын игътибарсыз калдырмады. Яхшылыкны яхшылык санап, һәрчак аңа чакырды. Яман-явызлыкны фетнә санап, аның белән аяусыз көрәш алып барды”, – дип әйтә иде.

  •  

Пәйгамбәребезгә (галәйһис-саләтү вәс-сәлам) нәрсә дә булса ошый торган булса, аның йөз-чырае тулы айдай нурлы була иде.

Яхшы хәбәр китерсәләр, Аллаһы Тәгаләгә шөкер сәҗдәсе кыла торган була.

Куанган чагында керфекләрен яба торган иде.

Нык куанган мәлдә еш кына сакалын сыпырган.