Untitled Document

ГАШУРА КӨНЕ

(башы)

Гашура коне – харам булган дүрт айларның берсе – мөхәррәм аеның 10нчы көне.

Гарәп теленнән «Гашура» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Бу көннең тарихи үзенчәлеген, аның мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә югары көн икәнен барыбыз да аңлыйбыз. Бу көн – пәйгамбәрләр тарихында да үз урынын алган көн. Гашура көнендә күп гасырлар элек бер зур вакыйга, Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы була. Муса (галәйһиссәлам) үзенең халкы белән артыннан куа килгән гаскәрдән качкан. Ул гаскәрнең башлыгы фиргавен була. Аллаһы Тәгалә Муса (галәйһиссәлам) халкына диңгездә юл яра, диңгез суы икегә бүленә, ә диңгез төбендәге җир коры була. Бу могҗизаны күрсә дә, үзенең имансызлыгы белән сукырайган фиргавен барыбер шушы аралыкка керә. Муса үз халкы белән икенче ярга җитүгә, Аллаһы Тәгалә диңгезне кире куша һәм фиргавен үз гаскәре белән су астында кала. Бу бәладән котылу хөрмәтенә, Муса (галәйһиссәлам) шул көнне ураза тота башлый, аның халкы да аңа иярә.