БОЛГАР ХАЛКЫНЫҢ НӘСЕЛ-НӘСӘПЛӘРЕ ТУРЫНДА
Тарихны өйрәнгән мөселман галимнәренең ачык итеп билгеләүләренә һәм башка шуны күрсәтүче хәлләргә, сүзләргә караганда, болгар халкы – төрек кабиләләреннән. Ибне Фазлан да аларны төрек дип әйтә. Шулай ук Ибне Халдун, Шәриф Идрисигә ияреп, аларны төрекләрнең бер тармагы саный. Тарих галимнәренең иң олыларыннан Гали бине әл-Хөсәен әл-Мәсгуди әл-Багдади: «Алар төрекләрнең бер төркеме, алардан һәм аларга кәрваннар һаман йөреп тора; әмма алар бүтән төрек кабиләләреннән өстенрәк», – ди. Шәмсетдин әд-Димәшкый әйтә: «Әндәлес иясе аларны, ягъни хәзәр һәм болгарларны төрек халыклары арасында санады», – ди. Ә икенче бер урында берәү
алардан: «Сез нинди халык? Болгарлар кемнәр алар?» – дип сорагач, «Төрек белән сәкалибәдән туган халык», – дип җавап бирделәр», – ди. «Рисаләтел-интисаб» исемле китапта: «Болгар җире – мөселман төрекләр иле. Алар Габбасилар хөкем сөргән заманда Мәэмүн һәм Васикъ биллаһ хәлифәлеге вакытында мөселман булдылар; икенче мәртәбә әл-Каиме би Әмириллаһ хәлифәлегендә утыз мең гаилә мөселман булды», – диелә.