ГАЛӘМНЕҢ ЯРАТЫЛЫШЫ (башы)
Аллаһ Тәгалә “Зарият” сүрәсенең 7нче аятендә кешеләргә галәмнең төзелеше турында хәбәр итә:
“Үәс-сәмәә’и зәәтил-хүбүк”.
Тәфсир галимнәренең сүзләренә таянып, әлеге аятьне берничә мәгънәдә аңлатырга була. Моның шулай булуы аятьтәге «әл-Хүбүк» гыйбарәсенә бәйле.
Мүкатил, әл-Кәлби һәм әд-Даххәк исемле галимнәр: “Хүбүк – ул йолдызларның хәрәкәт итү юлларын аңлата”, – дип әйтәләр. Бу галимнәрнең сүзләренә таянсак, әлеге аять: “Юллар иясе булган күк белән ант итәм” дигән мәгънәне аңлата.
Аллаһ Тәгалә безгә шушы аять аркылы галәмдәге галактикаларның, йолдызларның һәм планеталарның билгеле бер орбита буенча хәрәкәт итүләре хакында хәбәр итә. 7нче гасырда моның шулай икәнлеген беркем дә белми.
Тарихтан мәгълүм булганча, бу хакыйкатьне дөньяви акыл ияләре арасыннан иң беренче булып поляк галиме Николай Коперник (1473 – 1543) ача. Ул Җир шарының һәм шул исәптән башка планеталарның да Кояш тирәли әйләнүен исбатлый. Бу турыда ул “Күк җисемнәренең әйләнүе турында” исемле китабында яза.